17 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бруней солтаны Путинга Казанны матур шәһәр дип атады
Бруней солтаны Хассанал Болкиах Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Казанны матур шәһәр дип атады һәм Россиягә 10 елдан артык элеккеге сәфәрен җылылык белән искә алуын әйткән.
-
Яңалыклар
Казанда саммит кунакларын татар көйләре белән каршы алдылар
Казанда Россия – АСЕАН саммитына килгән чит ил делегацияләре катнашучыларын татар җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин саммитта катнашучы делегация башлыкларын сәламләде
Россия Президенты Владимир Путин мөнәсәбәтләр урнаштыруга 35 ел тулуга багышланган Россия – АСЕАН саммитының хуҗасы хокукында Казанга килгән барлык делегацияләрнең башлыкларын шәхсән үзе каршы алды.
-
Яңалыклар
Мәскәүдә кече авиация һәм гражданнар пилотсыз аппаратлары очышлары чикләнде
20 июньнән Мәскәү һәм якын-тирәдәге төбәкләр өстендә җиңел очкычларның, шулай ук гражданнар пилотсыз аппаратларының 5200 метрга кадәр биеклектәге очышларын чикләячәкләр.
-
Яңалыклар
Казанда Россия белән АСЕАНның энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар
РФ Энергетика министрлыгының Россия энергетика агентлыгы генераль директоры Алексей Кулапин бүген Казанда Россия – АСЕАН эшлекле форумы сессиясендә Россия, АСЕАН һәм Евразия икътисади берлеге арасында энергетика трегы буенча хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.
-
Яңалыклар
Владимир Путин саммит кысаларында Бруней солтаны белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Бруней солтаны Хассанал Болкиах белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанга ШОС Генераль секретаре Нурлан Ермекбаев килде
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС)Генераль секретаре Нурлан Ермекбаев Казангаэш сәфәре белән килде. Габдулла Тукайисемендәге «Казан» халыкара аэропортындакунакны Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов каршы алды.
-
Яңалыклар
Миңнеханов белән Путин Казан Кремлендәге чиркәү һәм мәчеттә булды
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанда Россия – АСЕАН саммитында катнашучы делегацияләрнең башлыклары белән ике яклы очрашулар алдыннан Казан Кремлендәге православие чиркәвендә һәм мәчеттә булды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Камбоджа Премьер-министры Хун Манет Россия – АСЕАН саммиты чараларында катнашачак
Камбоджа Корольлеге Премьер-министры Хун Манет Казанга Россия – АСЕАН саммиты чараларында катнашу өчен килде.
-
Яңалыклар
Дрон операторы пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен кирәкле күнекмәләрне атады
“Ланцет” дроны операторы (позывное – “Оскар)” Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен иң кирәкле күнекмәләр турында сөйләде.
-
Яңалыклар
Табиб кондиционерның салкын тидермәвен аңлатты
Кондиционер салкын тидерү белән түгел, бәлки һаваның дымлылыгын нык киметү белән яный.
-
Яңалыклар
«Алтын мөнбәр» кинофестивале программасына 54 фильм кертелгән
XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең оештыру комитеты конкурс программасын формалаштырган. Шорт-листка 54 фильм кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Катырин Татарстанның АСЕАН илләре белән хезмәттәшлектәге мөмкинлекләрен югары бәяләде
Татарстанның җитештерү, технологик һәм фәнни мөмкинлекләре АСЕАН илләре белән хезмәттәшлек итүдә зур мөмкинлекләргә ия.
-
МӨҺИМ
Үсеш ноктасы: Казанда Россия – АСЕАН саммиты башланды
Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек, үсеш нокталары һәм Тукай иҗаты. Татарстан башкаласында Россия – АСЕАН саммиты кысасында эшлекле форум уза. Саммитның беренче көнендәге төп вакыйгаларны барладык.
-
Җәмгыять
СВОдагы егетләргә ярдәм итүче Гүзәлия Галимуллина: «Һәркемнең улы алар урынында булырга мөмкин»
Арча волонтерлары Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиеваның интернет киңлекләрендә СВОдагы егетләрнең хәлен сөйләүләре Питрәч районының Күн авылында яшәүче Гүзәлия Галимуллинаның тормышын үзгәртә дә куя. Аңа кадәр дә ничек итеп егетләргә ярдәм итим икән дип йөргән ханымга шул җитә.